Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2021, 17:22

Татарстанстат: «Икътисадый исәпкә алуны онлайн узарга мөмкин»

Отчетлар кабул итү 30-нчы апрельгә кадәр барачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, 2020 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта эшмәкәрлекне икътисадый исәпкә алу бара. 2021 елның 1-нче апреленә кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Бердәм реестрына кертелгән барлык кече эшмәкәрлек субъектлары дәүләт статистикасы органнарына 2020 ел өчен үз эшчәнлекләре турында хисап бирергә тиешләр иде. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында билгеләп үтелгәнчә, икътисадый исәпкә алуны онлайн-режимда да узарга мөмкин. Отчетлар кабул итү 30-нчы апрельгә кадәр барачак.

Икътисади исәпкә алу башланыр алдыннан Татарстанстат исәпкә алуда катнашу мәҗбүри булган субъектлар арасында киң аңлату эшләре алып барды. Март башында ведомство җитәкчелеге катнашында аутсортингта бухгалтерлык хезмәтләре күрсәтүче оешмалар өчен өчкөнлек семинар узды. Икътисади исәпкә алу темасы шул исәптән ТР Икътисад министрлыгында узган видеоконференцэлемтә барышында, шулай ук VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 20-нче утырышында күтәрелде.

Татарстанстатта шулай ук кече эшмәкәрлек субъектларына хисаплар төзүдә методологик ярдәм күрсәтәләр.

Ведомствода искә төшергәнчә, икътисадый исәпкә алуда катнашу мәҗбүри. Исәпкә алуның үзенчәлеге – отчетларны электрон җыюга күчү. Респондент электрон рәвештә анкетаны 2021 елның 15-нче гыйнварыннан 1-нче апреленә кадәр Росстат сайтында яки электрон документ әйләнеше операторларында тутырырга тиеш иде. Беренче тапкыр 2021 елның 1-нче мартыннан 1-нче маена кадәр дәүләт хезмәтләре бердәм порталында үз бизнесыгыз турында мәгълүматны тутырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, микропредприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләрне дә кертеп, кече һәм урта бизнес субъектлары эшчәнлегенә даими статистик күзәтү Росстат тарафыннан биш елга бер тапкыр уздырыла. Бүгенге көндә предприятиеләрнең 75%-ы һәм РФдә 15 млн нан артык кеше кече бизнесны тәкъдим итә. Татарстан Республикасында кече эшмәкәрлекнең 158,5 мең субъекты тоташ күзәтүгә мохтаҗ.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлеген, шул исәптән микропредприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләрне дә кертеп, статистик күзәтүне Росстат биш елга бер тапкыр үткәрә.

Икътисади җанисәпнең якынча нәтиҗәләре ел ахырында, ә ахыргы нәтиҗәләре 2022 елның беренче яртысында басылачак.

Барлык яңалыклар