В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнарны монополиягә каршы органнар җитәкчеләренең урынбасарлары кабул итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе августта Казан районнарында гражданнарны кабул итәчәк. Гражданнарны монополиягә каршы органнар җитәкчеләренең урынбасарлары кабул итәчәк.
1 августта Ипподром ур., 14 адресы буенча урнашкан Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә гражданнар, бизнес вәкилләре өчен кабул итү оештырыла.
8 августта Восстание ур., 82 адресы буенча урнашкан Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә гражданнарны, бизнес вәкилләрен кабул итәчәкләр.
15 августта Шуртыгин ур., 1 адресы буенча урнашкан Совет районы администрациясендә гражданнарны, бизнес вәкилләрен кабул итәчәкләр.
Иҗтимагый кабул итү эше 10.00 сәгатьтә башлана. Монополиягә каршы хезмәт компетенциясенә кергән сорауларны to16_43@fas.gov.ru электрон адресына җибәрергә яисә 8 (843) 238-89-22 номеры буенча калдырырга кирәк. Кабул итүгә күрсәтелгән ысуллар белән яисә район администрацияләре аша язылырга мөмкин.