В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сервистан 30 меңнән артык бала актив файдалана.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). «Мин – укучы» Татарстан кушымтасы ел саен үткәрелә торган «Алтын кушымта» рунетының иң яхшы мобиль кушымталары конкурсы лауреаты булды.
Кушымта өч номинациядә бүләкләнде – «алтын» «Продуктивлык, сервислар, укыту» һәм «Кушымтаның иң яхшы дизайны» номинацияләрендә, «бронза» – «Иң яхшы usability/UX» номинациясендә.
Кушымта Татарстанның цифрлы командасы тарафыннан узган елның көзендә эшләнде һәм эшләтеп җибәрелде. Бүген «Мин –укучы» кушымтасы белән 30 меңнән артык бала актив файдалана. Аның ярдәме белән алар үзләренең өлгерешен һәм җәдвәлен күзәтә, өй эшләрен башкаруны планлаштыра, дәресләр турында мөһим мәгълүмат ала һәм башкара.
Ә февральдән Татарстанда сервисның геймификация элементларын үз эченә алган яңартылган версиясе тест режимында эшли башлады. Яңа функционалны республиканың төрле районнарыннан 500 укучы сыный, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.
«Алтын сайт»– рунетның 1997 елда беренче тапкыр узган интернет-проектларының төп һәм иң борынгы конкурсы. 2017 елдан башлап «Алтын сайт» һәм «Алтын кушымта» конкурслары бер үк вакытта уза. Оештыручы булып Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК) тора. 2020 елда «Алтын кушымта» конкурсы 24 номинация буенча узды. Җиңүчеләрне бүләкләү февраль уртасында узачак.