Ярышларның дүртенче көнендә Казан бадминтончысы Сергей Сирант венгрияле Гергей Краушны җиңде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Бүген Токиодагы Олимпия уеннарының дүртенче ярыш көнендә төркем этабының икенче матчында Россия волейболчылары Аргентина җыелма командасын җиңде. Матч 3:0 исәбе белән тәмамланды. Россия командасының старт составында Татарстан волейболчылары Евгения Старцева, Ирина Королева һәм Арина Федоровцева уйнады. Киләсе уен кызлар өчен 29-нчы июльдә узачак. Аларга Кытай җыелмасына каршы уйнарга туры киләчәк.
Беренче матчта Казан бадминтончысы Сергей Сирант җиңү яулады. Үзенең уңышлы чыгышын 27 яшьлек спортчы Венгриядән Гергей Крауш белән очрашудан башлады. Уен 2:0 (21:18, 21:18) исәбе белән тәмамланды. Иртәгә Сергей Сирантны икенче очрашу һәм Индонезиядән Энтони Гинтинг белән матч көтә.
Россия йөзүчеләре 4х200 м га ирекле стиль белән йөзүдә ир-атлар эстафетасы финалына чыкты. Команда составында Татарстан спортчысы Александр Красных чыгыш ясады. Михаил Довгалюк, Иван Гирев һәм Михаил Вековищев белән бергә ул финалга дүртенче нәтиҗә белән чыкты. Йөзүчеләр Бөекбритания җыелма командасыннан ике секундтан да кимрәк вакыт белән калыштылар. Хәлиткеч йөзү 28-нче июльдә булачак. Анда АКШ, Германия, Австралия, Италия, Швейцария һәм Бразилия җыелмалары катнашачак.
Бүген Олимпия уеннарында Россия спортчылары алты медаль яулады.
100 м динстанциягә аркада йөзүдә Евгений Рылов җиңү яулады,микенче урында Климент Колесников.
Олимпиадада алтын медальне тхэквондист Владислав Ларин яулады. Шулай ук пьедесталның югары баскычына спорт гимнастикасы буенча хатын-кызлар җыелма командасы күтәрелде.
10 метрдан пневматик пистолеттан ату буенча Виталина Бацарашкина һәм Артем Черноусов көмеш медальгә лаек булды. Пневматик винтовкадан ату буенча өченче урынны Сергей Каменский һәм Юлия Кәримова алды.