Быелдан башлап «Үз-үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнарның эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру» яңа төбәк проекты гамәлгә ашырылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). Татарстанлыларга өстәмә ярдәм чаралары күрсәтеләчәк. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында күздә тотыла.
Быелдан башлап Татарстанда «Үз-үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнарның эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру» дигән яңа төбәк проекты гамәлгә ашырылачак. Финанс (микрозаймнар бирү), мөлкәти (республика һәм муниципаль мөлкәтне, ташламалы шартларда коворкингларны арендага бирү), мәгълүмати-консультация һәм белем бирү (тренинглар, семинарлар, мастер-класслар, форумнар уздыру) ярдәм чаралары каралган. Шулай ук профессиональ керемгә салым түләүчеләрнең продукциясен алга җибәрү буенча программалар да каралган (дәүләт һәм муниципаль заказ, электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу).
Үзмәшгульләргә ярдәм итүнең кайбер чаралары 2020 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомство учреждениеләре тарафыннан гамәлгә ашырылды. Эре интернет-ритейлерлар белән берлектә, электрон мәйданчыкларда продукцияне маркетинг ярдәмендә күрсәтү, эш буенча өйрәтүче вебинарлар үткәрелде. Сентябрь аенда Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге катнашында үзмәшгульләрнең II Форумы үткәрелде. Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы сәүдә үзәкләренең берсендә үзмәшгульләр җитештергән товарлар ярминкәсен оештырды. Эшмәкәрлек фабрикасы ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белән «Үзмәшгульләр старты» укыту программасы гамәлгә ашырылды, аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы чыгарылыш укучылары үз эшләрен ачуга 50 мең сум күләмендә стипендия алды.
«Үзмәшгульләр» махсус микрофинанс продукты эшләнде. Ул елына 3 айдан 24 айга кадәр 6% ставка белән 500 мең сумга кадәр займ бирүне күздә тота. Кирәк булганда, үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр ТР Гарантия фондының поручительлегеннән файдалана ала.
Исегезгә төшерәбез, бүген республикада 100 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Республикада һөнәри керемгә салым гамәлдә булган чорда Татарстан үзмәшгульләре 16,8 млрд сумлык керем алды, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.