Алар арасында дарулар турында ялган мәгълүмат тарату, пенсияне индексацияләү һәм пенсияне исәпләүне тикшерү буенча кыйммәтле хезмәтләрне көчләп тагу да бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). Пенсия яшендәге татарстанлыларны ялганлауның яңа схемалары таралу турында кисәтәләр. Республика һәм аның башкаласы халкына уяу булырга һәм каракларның хәйләләренә эләкмәскә киңәш итәләр.
Шулай итеп, нинди дә булса хроник авырулары булган пенсионерлар бер схеманың корбаны була ала. Россия Пенсия фондының рәсми сайтын хәтерләткән ялган сайтта буыннарны дәвалау өчен дару препараты турында реклама мәгълүматы урнаштырылган. Безнең республикада яшәүчеләрне алдап, мошенниклар мондый препаратны бушлай бирү турында Дәүләт Думасы закон кабул иткән дип язалар.
Моннан тыш, эшләүче пенсионер агымдагы ел азагына кадәр эштән китмәсә, узган индексацияләрне исәпкә алып, пенсия алмаячак, дигән ялган мәгълүмат таралу очраклары да теркәлгән. Әмма гамәлдәге законнар нигезендә, хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер, эш чорында урын алган барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсия ала башлый, дип билгеләп үтәләр ТР буенча Россия пенсия фрнды бүлегендә. Ә пенсияне индексацияләүне яңарту һәм хезмәт эшчәнлеген вакытлыча туктаткан кешеләр өчен аны тулысынча түли башлау эштән азат ителү датасыннан соң өч тулы ай узгач башкарыла. Көтү вакыты пенсионерга бер тапкыр компенсацияләнәчәк.
Караклыкның тагын бер схемасы - пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген тикшерергә тәкъдим итәләр. Моның өчен аларга Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрне көчләп тагалар. Гражданнарга пенсия күләме һәм башка түләүләр турында, шулай ук аларны исәпләүнең дөреслеге турында сорауларга җавапны Россия пенсия фонды сайтында яки аның территориаль органнарында шәхси кабинетта алырга була, дип искәртәләр.
Казан шәһәре Мәскәү районындагы Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фонды идарәләренең Татарстан шәһәрләре һәм районнарында клиентлар хезмәтләрендә һәм «мобиль клиент хезмәте» махсуслаштырылган автомобиленең күчмә кабул итүләрендә гражданнарны кабул итү даими рәвештә уза, анда алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Шулай ук пенсия хезмәтләрен фонд сайтында һәм гражданинның шәхси кабинетында алырга мөмкин.
Моннан тыш, республикада түбәндәге номер буенча кайнар линия эшли: (843) 279-27-27. Белгечләр дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфес белән, халыкның сорауларына җавап бирә.