ТР Дәүләт Советы тиешле закон проектын кабул итте
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). Татарстанда электромобиль хуҗалары 2024 елның 1 нче гыйнварыннан салым ташламалары алачак. Закон проектын бүген республика Дәүләт Советы кабул итте, якын арада аны ТР Рәисенә җибәрәчәкләр.
Льготалар шулай ук мотоциклларга, мотороллерларга, автобусларга, электр двигательләре белән генә җиһазландырылган йөк автомобильләренә кагылачак. Транспорт салымыннан азат итү 2028 елның 31 нче декабренә кадәр дәвам итәчәк. Ә аннан соң закон проекты белән 2029 елның 1 нче гыйнварыннан 2030 елның 31 нче декабренә кадәр 50% күләмендә ташлама бирелә, дип төгәлләштерә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
«Хәзерге вакытта электромобильләр – транспортның иң киң таралган төре түгел, шуңа бәйле рәвештә бюджет югалтулары 2,9 млн сум тирәсе тәшкил итәчәк», - дип өстәде Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов.
Мондый преференция гражданнарны экологик чиста транспорт чарасы сатып алырга этәрәчәк, бу республикада электромобильләр базарын үстерүгә һәм транспорт системасын яңартуга ярдәм итәчәк. Шулай ук бу зарарлы газлар бүленеп чыгуның һәм юлларга йөкләнешнең кимүенә китерәчәк, дип саный парламентарий.