Команда Франция – Аргентина матчы җиңүчесе белән көч сынашачак.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Россия волейболчылары Олимпия уеннары финалына чыкты. Ярымфинал матчы бүген иртән узды – Россия Олимпия комитеты җыелмасы Бразилия командасын җиңде.
Беренче сет бразилиялеләрдә калды, әмма Россия волейболчылары очрашуның нәтиҗәсен үзгәртә алды һәм 3:1 исәбе белән җиңде.
Исегезгә төшерәбез, команда составында Татарстаннан өч волейболчы чыгыш ясый – Максим Михайлов, Артем Вольвич һәм Валентин Голубев.
Финал мачты 7-нче августта 15:15 сәгатьтә узачак, Россия командасының көндәше Франция – Аргентина матчында җиңүче булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта Россия Олимпия комитеты җыелма командасы гомуми медаль зачетында бишенче урында тора. Җыелма команда исәбендә 15 алтын, 21 көмеш һәм 19 бронза медаль.