Республика вәкилләре активында алар катнашкан спортның барлык 5 төре буенча 4 «алтын», 3 «көмеш» һәм 1 «бронза» булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Татарстан спортчылары Красноярскидагы 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадада 8 медаль яулады. Республика вәкилләре активында алар катнашкан спортның барлык 5 төре буенча 4 «алтын», 3 «көмеш» һәм 1 «бронза» булды.
Әйтик, сноубордчы Милена Быкова параллель слаломада алтын һәм параллель слал-гигантта көмеш медаль яулады. Владислав Хадарин слоупстайл акробатик дисциплинада икенче булды.
Чаңгы ярышларында Христина Мацокина катнаш команда спринтында алтын һәм шәхси спринтта көмеш медаль яулады.
«Татарстан» командасы фигуристлары синхрон фигуралы шуу буенча өченче булды.
Владислав Веселов туплы хоккей буенча Россия җыелма командасы составында Красноярскидагы Универсиадада чемпион булды.
Универсиаданың соңгы көнендә хоккей турниры финалы узды, анда россиялеләр Словакия җыелма командасы белән очрашты. Матч ярыш хуҗалары файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Сүз уңаеннан, милли студентлар командасы составында Әлмәтнең «Нефтяник» уенчысы Александр Сорокин чыгыш ясады.
Узган Универсиада нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы берсүзсез медаль зачетында җиңү яулады. Россия командасы исәбендә 112 медаль: 41 алтын, 39 көмеш һәм 32 бронза. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу Бөтендөнья студентлар уеннарын уздыру тарихында аерым җыелма команда өчен иң яхшы нәтиҗә. 14 медаль белән икенче урында Көньяк Корея җыелма командасы булды, иң яхшы өчлекне Япония спортчылары япты, алар 13 медаль яуладылар, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.