Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2024, 09:42

Татарстан спортчылары спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатында җиде медальгә ия булган

Казанлы Даниел Маринов, Олимпия чемпионы Артур Далалоянны узып, күп төр ярышта беренче урынны яулаган

Фото: Россиянең спорт гимнастикасы федерациясе

Татарстан спортчылары спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар исемлегенә эләккән. Сочида узган ярышлар 150 дән артык кешене берләштергән. Алар арасында Токиодагы Олимпия чемпионнары, дөнья һәм Европа чемпионнары бар. Спортчылар 14 комплект бүләк өчен көч сынашкан.

Казанлы Даниел Маринов ике тапкыр Россия чемпионы булган. Ул күп төр ярышта иң яхшысы дип табылган. Даниел, 84,25 балл җыеп, Олимпия чемпионы Артур Далалоянны узып киткән. Шулай ук Казан спортчысы ирекле күнегүләрдә дә алтын медаль яулаган.

Россия чемпионатында Даниел ике тапкыр пьедесталда икенче урынга күтәрелгән: параллель борысларда күрсәтелгән күнегүләрдә ул Олимпия чемпионы Никита Нагорныйга оттырган, ә перекладинадагы күнегүләрдә ярышлар җиңүчесе Сергей Найдиннан 0,333 баллга азрак очко җыйган.

Команда ярышларында Татарстан ир-атлар җыелма командасы бронза медаль яулаган. Команда составында Даниел Маринов, Иван Антонихин, Станислав Исаев, Даниил Новиков һәм Ранель Сафиуллин чыгыш ясаган. Алты күнегү төрендә спортчылар 245,55 очко туплый алганнар.

Моннан тыш, Иван Антонихин ат өстендәге күнегүләрдә көмеш медаль яулаган. Ул, 13,833 балл туплап, дөнья чемпионаты призеры Владислав Поляшовка оттырган. Әлеге дисциплинада җиңүчеләр өчлеген Ранель Сафиуллин япкан. Ул 13,776 балл җыйган.

Барлык яңалыклар