Ялгыз йөзүдә көмеш һәм бронзаны Дарья Устинова һәм Андрей Минаков алды
Фото: Денис Гордийко
Мәсәлән, Дарья Устинова 2:12,60 нәтиҗәсе белән 200 м аркада йөзү белән икенче урынны алды. Аны белорус спортчысы Анастасия Шкурдай (2:08,76) һәм Санкт-Петербург йөзүчесе Рената Гайнуллина (2:11,57) узды. Бронзаны төньяк башкаладан тагын бер катнашучы – Влад Егги алды. Ул дистанцияне 2:13,87 нәтиҗәсе белән узды.
Татарстан йөзүчеләре арасында ялгыз йөзүдә бронза медальне Андрей Минаков алды. Ул 100 метрны баттерфляйда 51,38 нәтиҗәсе белән йөзде. Алтынны – Мәскәү спортчысы Петр Жихарев (51,06), көмешне Питердан йөзүче Роман Шевляков (51,18) алды.
Моннан тыш, Татарстан җыелма командасы ирекле стильдә 4х100 м эстафетасында өченче урынны алды. Андрей Минаков, Алексей Мерзляков, Дарья Устинова һәм Валерия Саламатина дистанцияне 3:30,13 нәтиҗәсе белән йөзделәр. Аларны Петербург командасы (3:26,01) һәм Мәскәү җыелма командасы (3:28,05) узып китте, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез, турнир 25-30 нчы июльдә Казанның Су спорт төрләре сараенда уза. Медальләр өчен Россия һәм Белоруссиядән 600 дән артык атлет көрәшә. Ярышларга керү ирекле.
Ярышларның беренче көнендә Татарстан спортчылары 4х200 м кроль эстафетасында иң яхшылары булдылар. Турнирның икенче көнендә ТР командасы бүләкләре копилкасы барлык дәрәҗәдәге медальләр белән тулыланды.