В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Чиста уеннар» форматындагы җыештыруда 900 дән артык бала катнашты
Фото: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Татарстан укучылары Казанның Нокса урманында җиде тонна чүп-чар җыйдылар. «Чиста уеннар» форматындагы җыештыруга 900 дән артык бала кушылды. Оештыручылар иң яхшы команда дип KVST teamны таныды – аңа Казан укучылары керә.
Бер сәгать эчендә балалар 753 капчык – чүп-чар, 89 капчык – металл, 195 капчык – пластик, 236 капчык – пыяла һәм тагын 243 капчык катнаш икенчел чимал җыйганнар.
Өмә «Мәктәп чисталык кубогы» экологик турниры кысаларында оештырылды. Җыештыруда республиканың Казан, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарыннан укучылар катнашты, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.
Турнирны «Алдынгылар хәрәкәт»енең төбәк бүлеге ярдәме белән «Чиста уеннар – Татарстан» проекты командасы үткәрә. Ярыш кысаларында катнашучы командалар берничә сынау уза: «Чиста уеннар» форматында җыештыру, «Другое дело» платформасында онлайн-марафон һәм Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта экологик квиз. Иң яхшы коллективлар бүләкләр алачак.