В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәр интеллектуаль матчта йөздән артык кеше катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Татарстан спортчылары үзизоляция режимында онлайн форматта шахмат турнирларында катнаша. Моның өчен махсус «Коронавирус-стоп!» онлайн-матчлары циклы уздырыла, һәр уенда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм торак пунктларыннан йөзгә якын кеше катнаша.
Беренче интернет-турнир 12-нче апрельдә булды, ә киләсе онлайн-матч 23-нче апрельгә планлаштырылган. Уен 20.00 сәгатьтә сайтта башлана, катнашучыларны теркәү 19.00 сәгатьтә старт ала.
Апрельдә 3 турнир узды инде, ай ахырына кадәр тагын 2 турнир узачак. Ярышлар «блиц» спорт дисциплинасында уздырыла, аларның һәркайсының приз фонды 10 мең сум тәшкил итә.
Турнирларда яшь чикләүләре юк, шуңа күрә һәр турнирда төп призлардан тыш, ветераннар, хатын-кызлар, 14 яшькә кадәрге балалар арасында махсус призлар каралган.
Май аенда шахматчылар республиканың әйдәп баручы гроссмейстерлары катнашында үзгәртелгән форматта уйнаячаклар, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Ярышлар җәдвәлен ТР шахмат федерациясе сайтында күзәтергә мөмкин.