В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның «Синтез» клубы вәкилләре Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев 3 метрлы трамплиннан сикерү буенча ике медаль яулады.
Фото: Бөтенроссия йөзү федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). Татарстан йөзүчеләре Валерия Саламатина, Анастасия Колпакова, Ирина Злобина һәм Дарья Устинова йөзү буенча I Бөтенроссия спартакиадасында көмеш медальләр яуладылар. Ярышлар кичә Санкт-Петербургта узды.
ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хатын-кызлар арасында 4х200 метрга ирекле стиль белән эстафетада нәтиҗә 8 минут 16,23 секунд булган. Беренче урынны Санкт-Петербург йөзүчеләре Валерия Козлова, Яна Шакирова, Ирина Шваева һәм Дарья Устинова алды.
Шул ук вакытта Казанның Су спорт төрләре сараенда якшәмбе көнне спартакиада кысаларында суга сикерү буенча ярышлар узды.
Казанның «Синтез» клубы вәкилләре Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев 3 метрлы трамплиннан сикерүдә көмеш (468,86 балл) һәм бронза (426,05 балл) яуладылар. Беренче урынны Ставрополь крае спортчысы Евгений Кузнецов алды (486,7 балл).