В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне алар бер сәгатькә иртәрәк ябылачак
«Россия почтасы» бүлекчәләре Татарстанда 23 февральдә эшләмәячәк, заказлар бирү пунктлары булган бүлекчәләрдән тыш. Бу көнне почтальоннар почта юлламаларын һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.
Бәйрәм алдыннан, 22 февральдә, почта бүлекчәләренең эш көне (заказлар бирү пунктлары урнашкан урыннардан тыш) бер сәгатькә кыскарачак. Пенсия һәм пособиеләрне РФ Соцфондының республика бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәләр.
Гадәти расписание буенча хезмәт күрсәтү 24 февральдә яңартылачак, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.
Эшнең актуаль расписаниесен расларга яки картада якындагы ачык почта офисын сайтта яки компаниянең мобиль кушымтасында табарга мөмкин.