В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). Татарстанда «Россия Почтасы» бүлекчәләре 12 нче июньдә эшләмәячәк. Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.
Почтальоннар бу көнне хатлар һәм вакытлы матбугат таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлеге белән килешенгән график буенча китерәчәк.
Компаниянең сайтында һәм мобиль кушымтасында эш графигын белергә яки Россия Почтасының иң якын ачык бүлекчәсен табарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Россия көнен 9 нчы июньдә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру белән бәйрәм итә башлаячаклар, ә 12 нче июньдә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта Катя Лель, Natan, Илсөя Бәдретдинова һәм Arslan катнашында концерт узачак. Чараларның тулы программасы сылтама буенча урнаштырылган.