В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хоккей буенча Россия Олимпия комитетының ирләр җыелма командасы финалда Финляндия командасына 1:2 исәбе белән оттырды.
Фото: Россия Олимпия комитеты
Россиялеләр исәпне беренче периодта ук ачты. Очрашуның сигезенче минутында Михаил Григоренко гол кертте. Матчтагы исәпне финнар икенче периодта гына тигезли алды.
Матчның 24 нче минутында Вилле Покка Россиялеләр капкасына алка кертте. Ә өченче периодның беренче минутында Ханнес Бьорнинен Финляндия җыелма командасын алга чыгарды. Уен 1:2 исәбе белән тәмамланды.
Финал матчы Пекинда 4-20 нче февраль көннәрендә уза торган Кышкы Олимпия уеннарының соңгы спорт вакыйгасы булды. Уеннар вакытында Татарстанның биш спортчысы Олимпиада медальләрен – дүрт көмеш һәм бер бронза яулады. Евгения Тарасова парлы фигуралы шууда көмеш медаль яулады, Данил Садриев трамплиннан сикерү буенча көмеш медаль алды, сноубордчы Вик Уайлд параллель гигант слаломда бронза медаль яулады, «Ак Барс»ның ике хоккейчысы Тимур Билалов һәм Дмитрий Воронков көмеш медальгә ия булдылар.
Исегезгә төшерәбез, 212 кешедән торган Россия җыелма командасына Татарстаннан 8 спортчы керде.