Рестораторлар шәһәр халкын һәм кунакларын үзләренең иң яхшы ризыклары белән сыйлый, ә шеф-поварлар мастер-класслар үткәрә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU,18-нче сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Татарстан башкаласында «Тәмле Казан» гастрономия фестивале башланды. Игенчеләр сарае янындагы мәйданчыкта шәһәр халкы һәм кунаклары милли ризыклар әзерләү буенча мастер-классларда катнаша, татарча чәй тантанасының үзенчәлекләре турында белә, уникаль Татарстан фуд-сувенирлары сатып ала һәм җирле рестораторларның иң яхшы ризыкларын татып карый ала. Быел фестивальнең иң көтеп алынган яңалыкларыннан берсе – әбиләрнең пешекчеләргә каршы көрәше булды – чарага дистәләгән тамашачы җыелды.
«Бу фестивальне бик күп халык ярата һәм бирегә гаиләләре белән сөенеп килә, шуңа күрә без аны көттек һәм аңа әзерләндек. Без сөйлибез, ә килүчеләр безнең фестивальдә бик тәмле булуын раслый. Биредә безнең барлык танылган рестораторлар һәм шеф-пешекчеләребез булуы куандыра. Биредә теләгән һәркем күңеленә хуш килгән ризыкны таба ала – нинди генә сыйлар юк», – диде Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.
Мәйданчыкта 50-дән артык нокта эшли – Казан кафесы һәм рестораннары үз ризыкларын тәкъдим итә, моннан тыш, фестивальгә Татарстан фермерлары үз продукцияләрен алып килгән. «Тәмле Казан»да катнашучылар арасында Екатеринбург, Можайск, Чиләбе, Чита һәм башка шәһәрләрдән дә кунаклар бар. Казан һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов сөйләгәнчә, фестивальгә шулай ук сырлар һәм кондитер эшләнмәләре җитештерә торган үзмәшгульләр дә кушылган. «Тәмле Казан» алар өчен – үз-үзләрен күрсәтү ысулы. Безнең чара ел саен уздырыла, һәм без аның популярлаша баруын күрәбез», – дип билгеләп үтте Зөфәр Гаязов, күп кенә эшкуарларның ел саен фестивальдә катнашуларын өстәп.
Фестивальгә казанлылар гына түгел, туристлар да килә. Шулай итеп, «Тәмле Казан»га килүчеләрнең берсе Екатеринбургтан Ашраповлар гаиләсе. Алар бу чарага һичшиксез эләгү өчен ял алулары һәм Казанга сәфәр планлаштырулары турында сөйләде. «Без бу фестиваль турында беренче тапкыр гына ишетмибез һәм Казанга килергә күптәннән җыендык. Ни өчен әле рәхәт белән файданы бергә туры китермәскә, дип уйладык, һәм менә без биредә. Безгә, әлбәттә, Казанда тәмле ашаталар, дип сөйләгәннәр иде, әмма без шулкадәр дип уйламадык. Тагын берничә мастер-класска җитешергә һәм рецептларны үзебез белән алып китәргә телибез», – дип уртаклашты Елена Ашрапова.
Быел фестивальдә туристлар һәм башкалар өчен «Россия тәмнәре» дигән махсус почмак барлыкка килде, анда бары тик Татарстанда гына булган уникаль гастрономик сувенирлар җитештерүчеләр тәкъдим ителгән. Мәсәлән, каклаган үрдәк, Алабуга конфетлары, бал, сырлар. «Бездә башка төбәкләрдә булмаган шундый җирле продукция барлыгын мөмкин кадәр күбрәк кеше белер дип ышанабыз», – дип билгеләде Дарья Санникова.
Казанлылар үзләре дә гастрономия вакыйгасын калдырмаска тырыша һәм биредә гаиләсе яки дуслары белән ял итү өчен фестивальгә килә. «Мин бүген монда дус кызым белән бергә, аның белән без бу фестивальгә традицион рәвештә йөрибез. Без нәрсә генә татып карамадык, әмма безне һәрвакыт нидер гаҗәпләндерә. Ә быел фестивальгә әбиләр һәм пешекчеләр көрәшен карау өчен дә килдек», – дип сөйләде Лилия Арсланова.
Тамаша – быелгы фестивальнең яңалыгы. Җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүләрен дәвам итеп, хезмәт көннәреннән соң оныкларын тәмле ризыклар белән сөендерүче тәҗрибәле биш хатын-кыздан торган команда милли ризыклар әзерләү буенча осталыкларын күрсәтте. Ярты сәгать эчендә алар пилмән бөкте, токмач кисте һәм перәмәч пешерде, ә соңыннан барлык ашларны да тамашачылар татып карады.
Аннары көрәшкә биш яшь пешекче керде, аларга ризыкларны тулысынча кабатлап, үзеңчә әзерләргә кирәк иде. Тамашачыларга бу ризыкларны татып карарга һәм кемнеке тәмлерәк булуын сайларга кирәк иде.
Көрәштә катнашучыларның берсе – Казан сәүдә-икътисадый техникумы студенты Рәфис Замялетдинов. «Әби белән әнинең татар тәм-томнарын: өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш пешерүләрен балачактан күрдем. Бу хуш исләр һаман һавада очып йөри сыман. Мин шунда ук пешекче булачагымны аңладым. Шулай килеп чыкты ки, минем яраткан шөгылем минем эшемә әйләнде. Бүген барысы да үзләренең методикаларын, ысулларын һәм хәйләләрен күрсәтте. Әмма мин дуслык җиңәр дип ышанам», – дип уртаклашты ул.
Чыннан да шулай булды да – җиңүне ике команда да бүлеште, ә көрәштә катнашучыларның һәркайсы бүләккә шәһәр рестораннарының берсеннән десерт һәм Кукмара табасы кабул итте. Зөфәр Гаязов билгеләп үткәнчә, бу бәйге Казанда буыннар дәвамчанлыгы барлыгын күрсәтте.
Быел фестиваль инде җиденче тапкыр уздырыла. Шул вакыт эчендә «Тәмле Казан» Россиянең иң популяр гастрономия чаралары арасына керергә өлгергән. Килүчеләр бирегә тәмле ашау өчен генә түгел, яңа белемнәр алу өчен дә килүләре турында әйтте. «Без әни белән төрле ризык рецептларын җыябыз. Шуңа күрә нинди дә булса кызыклы ризык татып карагач, шунда ук аңа нинди ингредиентлар керүен аңларга тырышабыз. Фестивальдә без икенче тапкыр, һәм безгә монда бик ошый. Пешекче, кагыйдә буларак, үз серләрен ача һәм рецептлар белән уртаклаша. Шуңа күрә бүген без тагын тәмле ризык артыннан «ау»га чыктык, – дип сөйләде Резеда Габдрахманова.
Фестиваль мәйданчыкларының берсендә Татарстанда яшәүче халыкларның милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар уздырыла. Мәсәлән, бүген шәһәрлеләр һәм Казан кунаклары Татарстан шеф-пешекчеләре гильдиясе әгъзасы Илнар Гайнетдинов җитәкчелегендә нутлы соус, кара җимеш һәм төсле кәбестә белән томалап пешерелгән сыер итеннән сыйлана алды. Кулинария дәресен республиканың шеф-пешекчеләре башкарма директоры Илдар Такиулин үткәрде. Ул теләгән һәркем өчен көрәк, пычак, ананас һәм стир-фрай технологиясе белән кулинар тамаша оештырган, ә аннан соң яшелчә белән вокны ничек әзерләргә кирәклеген күрсәтте.
Фестиваль бүген 21:00 сәгатьтә тәмамланачак һәм иртәгә 10:00 сәгатьтә дәвам итәчәк. Гастрономия бәйрәменә килүчеләрне атмосфералы музыка, гадәти булмаган сый-нигъмәтләр һәм мастер-класслар көтәчәк. 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр казанлыларга һәм туристларга борынгы татар умач ашын, татарча бифштекс һәм сюзьманың ничек әзерләнә икәнен күрсәтәчәкләр. Татар кухнясы буенча онлайн-курс оештыручы Ринат Галиәкбәров үз серләре белән уртаклашачак. Шулай ук 15:30 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр шеф-повар Александр Дмитриевтан стейклар әзерләү буенча мастер-класска бара алачак.