Укучыларның аерым категорияләре өчен сынауларны арадаш аттестация рәвешендә тапшыру мөмкинлеге саклана
Быел математика һәм тарих буенча югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь баллар – 39 дан 40 ка кадәр күтәрелде. Шул ук вакытта аттестат алу өчен рус теленнән 24 балл һәм профильле дәрәҗәдәге математикадан 27 балл җыю да җитә. Югары уку йортларына керүче чыгарылыш укучылары бу фәннәр буенча кимендә 40 балл җыярга тиеш булачак. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру үзенчәлекләре турында сөйләде.
Аерым игътибар максатчан уку буенча керә торган абитуриентларга ярдәм итүгә бирелде. Алар өчен индивидуаль казанышлар өчен баллар саны артты (15 кә кадәр, өстәмә бишне дә кертеп). Югары уку йорты аларны исәпкә алу тәртибен үз критерийлары буенча билгели.
15 меңнән артык унберенче сыйныф укучылары уңышлы гына йомгаклау иншасын яздылар. БДИның төп чоры 23 майдан 11 июньгә кадәр узачак, ә узган елларны тәмамлаучылар өчен имтиханнарны резерв көннәрендә 16 – 23 июньдә оештырачаклар.
46 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы йомгаклау әңгәмәсе узды, бу аларга төп имтиханнарга кертелүне тәэмин итте. Сайлап алу буенча популяр предметлар арасында информатика һәм география алда бара, шул ук вакытта, үткән ел белән чагыштырганда, физика һәм биология белән кызыксыну сизелерлек арткан.
Укучыларның аерым категорияләре өчен, шул исәптән Россиянең яңа төбәкләреннән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, дәүләт йомгаклау аттестациясен арадаш аттестация рәвешендә тапшыру мөмкинлеге саклана.
Илсур Хәдиуллин имтихан бирү системасының ачыклыгы турында искәртте. «Рособрнадзор гражданнарга Дәүләт хезмәтләре порталында имтихан уздыру көнендә хокук бозулар турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә торган кире элемтә платформасын куллану мөмкинлеге тудырды», – дип ассызыклады ул.