В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Этләр һәм мәчеләр өчен коры азык, консервлар, желе, ярма, шулай ук көнкүреш химиясе һәм урын-җир әйберләре кабул ителә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). 22-нче декабрьдә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге эшмәкәрләр белән бергә «Казан Шелтер» приютына баруны оештыра. Хәйрия акциясендә катнашучылар хайваннар өчен азык-төлек һәм кирәк-ярак тапшырачак.
Катнашырга теләүчеләр этләр өчен коры азык, эт консервлары, мәче ризыгы һәм желе, ярма, көнкүреш химиясе (идән юу чаралары, сыек кер юу порошогы, белизна), S-M үлчәмле перчаткалар, 120-240 л күләмендәге чүп капчыклар, кәгазь сөлге, газет, урын-җир әйберләре, җәймәләр, мамык булмаган юрганнар, зур һәм кечкенә (кулланылышта булган) сөлгеләр алып килә ала.
Акциядә катнашучыларны Шуртыгин урамы, 4 адресы буенча көтәчәкләр. Кызыксындырган мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә мөмкин: +7 (843)222-90-60 өст.124.
Акция #Мойбизнес хәйрия хәрәкәте кысаларында оештырылган, Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәме белән оештырылган, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.