В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестиваль коткару хезмәтләре, дайв-үзәкләр, дайв-клублар һәм Россия, Швеция, Норвегия, Корея һәм Финляндиядән спорт федерацияләре белгечләрен җыячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Татарстан аквалангистлары 18-23 мартта Мурманск өлкәсенең Киров шәһәрендә Кече Вудъявр күлендә узачак «Арктикага чуму» фестивалендә катнашачак.
Фестиваль коткару хезмәтләре, дайв-үзәкләр, дайв-клублар һәм Россия, Швеция, Норвегия, Корея һәм Финляндиядән спорт федерацияләре белгечләрен җыячак.
Быел икенче тапкыр үткәрелә торган фестивальдә су асты һөнәрләре вәкилләре Арктика шартларында су астына төшүне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак, тематик лекцияләрдә һәм мастер-классларда катнашачак, боз астындагы суга төшү эшләрендә куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау буенча чаралар эшләячәк, дип хәбәр итә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы матбугат хезмәте.
Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең Су асты тикшеренү отряды 10 ел эчендә Антарктида ярлары янында, Баренц һәм Ак диңгезләрдә, «Салкын полюсы»нда һәм Казанда 6 дөнья рекорды куйды.