Гаилә бала өчен коляска һәм кием-салым, шулай ук азык-төлек алды
«Яшь гвардия» оешмасының Татарстан бүлекчәсе активистлары Казанга Белгород өлкәсенең Яңа Таволжанка авылыннан күченеп килгән гаиләгә гуманитар ярдәм күрсәтте.
Гаиләгә коляска һәм бала әйберләре, азык-төлек, әни кешегә бүләк тапшырдылар.
«Без, «Бердәм Россия» партиясенең яшьләр оешмасы буларак, авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итүне гражданлык бурычыбыз дип саныйбыз. Татарстанга күченеп килгән белгородлыларга ярдәм итү өчен бар көчебезне куячакбыз», – диде «Яшь гвардия»нең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр, аларның гаилә әгъзалары, шулай ук Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Шәһәрдә озак саклана торган азык-төлек товарлары, шәхси гигиена чаралары һәм медикаментлар кабул итә торган махсус пунктлар эшли.