Балаларны яклау көненә багышланган концерт онлайн-форматта узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Татарстан театрлары актерлары совет мультфильмнары җырларын башкарачак. Балаларны яклау көненә гадәти булмаган «Мультконцерт» онлайн-форматта узачак. Аны 31-нче майда һәм 1-нче июньдә социаль челтәрләрдә «Татаркино» аккаунтларында карарга мөмкин булачак.
Акциядә Камал, Тинчурин театрлары һәм татар Яшь тамашачылар театрының «Зөләйха күзләрен ача», «Байгал», «Кире» фильмнарында төшкән танылган актерлары катнашачак. Алар арасында Фирая Әкбәрова, Ирек Хафизов, Ришат Әхмәдуллин, Гүзәл Минакова, Фирүзә Зиннәтуллина һәм башкалар бар, дип хәбәр итә «Татаркино» матбугат хезмәте.
Акциядә шулай ук балалы гаиләләр дә катнаша ала. Моның өчен теләсә кайсы мультфильмнан җыр җырларга һәм башкарылу язмасын Instagram социаль челтәрендә #Мультконцерт #Татаркино хештегы белән язарга кирәк. Иң яхшы номерлар 8-нче июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тапшырылачак призлар белән билгеләп үтеләчәк. Шулай ук призер гаиләләр 8-нче июльдә «Мир» кинотеатры янындагы Аксенов скверында офлайн-форматта үткәрү планлаштырыла торган концертта чыгыш ясау өчен чакырылачак.