Җиңү өчен Россия, Белоруссия, Таҗикстан һәм Кытайдан 278 кеше көрәште
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
Татарстан спортчысы Елена Абаимова РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә оештырылган өстәл теннисы буенча халыкара ярышларда җиңүче һәм призер булды.
Турнир 7-10 нчы мартта Байлар Сабасы поселогында узды. Ярышларда Россия, Белоруссия, Таҗикстан һәм Кытайдан 278 спортчы катнашты.
Елена Абаимова катнаш разрядта алтын һәм парлы көрәштә бронза медаль яулады, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Турнирның мактаулы кунаклары арасында РФ президенты ярдәмчесе һәм илнең Олимпия комитетының беренче вице-президенты Игорь Левитин, ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар бар иде.
Ярышлар Россия Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән. Алар 22 ел рәттән үткәрелә. 2024 елда турнир халыкара статус алды.