Ярыш йомгаклары буенча ул иң яхшы 18 катнашучы арасына керде.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Токиодагы олимпиадада хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан суга сикерү буенча квалификация тәмамланды. Россия җыелма командасы составында узган ярышларда Татарстан спортчысы Мария Полякова катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча ул 18 иң яхшы спортчы санына керде. Мария Полякова, 288,55 балл җыеп, 13-нче нәтиҗә күрсәтте.
Хәзер кызга ярымфиналда чыгыш ясарга туры киләчәк, ул 31-нче июльдә Мәскәү вакыты белән 9:00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.