Ярышлар Рыбинскида узды.
Фото: rybinsk.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче гыйнвар). Рыбинскида биатлон буенча Россия Кубогы этабы кысаларында узыш булды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы вәкиле Евгений Емерхонов өченче урынны алды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
Татарстан биатлончысы спринтер ярышы нәтиҗәләре буенча үзе биләгән алтынчы юлдан старт алды. Евгений Емерхонов ышанычлы рәвештә беренче өч «ут чиге»н узды һәм Александр Поварницын белән бергә соңгы әйләнешкә лидерлыкка чыкты.
Соңгы сынауда ике кимчелек булуына карамастан, Евгений Емерхонов ышанычлы рәвештә өченче урынны алды һәм әлеге сезонда өлкән төркем спортчылары арасында Татарстанга беренче медаль китерде.