4,4 мең кеше «цифрлы» юнәлешләрдә үз квалификацияләрен бушлай күтәрә алачак.
Фото: Денис Гордийко
Бөтен Россия буенча программада 48 төбәктән 33 меңнән артык кеше катнаша. Алар 173 мәгариф оешмасында 425 дистанцион курста теркәлгән.
Программаның яртысыннан артыгы яңа кешеләргә исәпләнгән, һәр өченче курс - әзерлекнең башлангыч дәрәҗәсе булган кешеләргә, һәм курсларның 6%-ы гына белгечләр өчен каралган.
Тыңлаучылар арасында иң популяр юнәлеш цифрлы маркетинг һәм медиа булды - бу категориягә караган программаларны кулланучыларның 30%-ы диярлек сайлады. Ихтыяҗ булган программалар - «Tilda платформасында сайт булдыру. Интернет-маркетинг нигезләре», «SMM нигезләре» һәм «Контент-маркетинг һәм социаль челтәрләрдә алга этәрү».
Шулай ук иң күп сайланган юнәлешләр бишлегенә программалаштыру һәм IT-продуктлар булдыру, цифрлы дизайн, зур мәгълүматлар һәм системалы администрирование керде. Яңа өйрәнә башлаучылар арасында «Программалаштыру нигезләре», «JavaScript телендәге веб-эшләнмәгә кереш», «Тестировщик - программалаштыруга иң гади кереш», «Мәгълүматны анализлау өчен Python нигезләре» программалары иң ихтыяҗлы булып чыкты.
Цифрлы дизайн программалары буенча курсларга язылучылар саны буенча «Цифрлы педагог: цифрлы дизайн һәм интерактив белем бирү технологияләре», «График дизайн» һәм «Цифрлы интерьер дизайны һәм әйләнә-тирә пространствоны модельләштерү» алда бара.
Сертификат алырга теләүчеләр арасында беренчел сораштыру нигезендә, күпчелек инде булган карьерасын үстерергә һәм һөнәрен тулысынча алыштырырга тели - мондый мотивацияне 39% һәм 38% мөрәҗәгать итүчеләр күрсәткән. 17% яңа күнекмәләр ярдәмендә керем дәрәҗәсен арттырырга тели, 4% агымдагы эш урынын саклап калырга ниятли, һәм сораштырылучыларның 1%-ы гына үз-үзен үстерү һәм квалификациясен күтәрү өчен курсларга бара.
Шәхси цифрлы сертификатлар проекты кагыйдәләре буенча, барлык курслар да лицензияләнгән өстәмә белем бирү программалары булып тора, һәм уңышлы укыту нәтиҗәләре буенча катнашучылар квалификацияләрен күтәрү турында рәсми таныклык алачак.
«РФ санлы икътисады» илкүләм проекты планнары нигезендә, өстәмә белем бирү программасы халык өчен 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. 2019 елда программа пилот форматында гамәлгә ашырылды, сертификатларны Башкортстан, Татарстан, Тула һәм Ростов өлкәләреннән, шулай ук Саха (Якутия) республикасыннан 5 мең кеше алды, дип хәбәр итә Университетның матбугат хезмәте.