В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Призлы урыннар өчен республика җыелма командасы 127 компетенциядә көрәште.
Фото: Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). WorldSkills Russia IX Милли чемпионатының финалында Татарстан гомуми медаль зачетында беренче урын алды. Беренчелеккә йомгак ясау Уфада узды. Гомумән алганда, Татарстан вәкилләре 80 медаль яулады – 24 алтын, 34 көмеш һәм 22 бронза.
Милли беренчелекнең финалына республика җыелма командасының 164 әгъзасы килде, шуларның 93-е – өлкәннәр категориясендә, 71 – юниорлар, шулай ук 127 эксперт-тренер. Призлы урыннар өчен Татарстан җыелма командасы 127 компетенциядә көрәште, дип хәбәр итә Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте.
«Татарстан җыелма командасы кадерле республикабызның бәйрәменә үз бүләген тапшырды. Бу гади булмаган чемпионат иде. Срокларны күчерү, һава шартлары, һәр компетенциядә югары көндәшлек. Шуңа карамастан, Татарстан чираттагы тапкыр бездә илнең иң яхшы яшь профессионаллары яшәвен һәм укуын раслады», – дип нәтиҗә ясады ярышларга үзәкнең генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.