В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикага конкурста җиңүне Казан китапханәсе проекты алып килде
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 23 нче ноябрь). «Иң күп укый торган регион» бөтенроссия конкурсында Татарстан беренче урынны алды. Конкурста җиңүне төбәккә Хөсәен Ямашев проспектында урнашкан Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе инициативасы китерде.
«Күчмә китапханә» проекты Татарстанда 2020 елдан гамәлгә ашырыла. Кышкы каникулдан башлап, учреждение хезмәткәрләре балалар бакчаларына, мәктәпләргә, музейларга, паркларга һәм балалар лагерьларына йөриләр, анда кызыклы кешеләр белән очрашулар, мастер-класслар үткәрәләр, күргәзмәләр һәм конкурслар оештыралар. Быелның гыйнварыннан августына кадәр «Күчмә китапханә» проекты буенча 266 чара узды, алар 165 меңнән артык кешене берләштерде. Шул вакыт эчендә 800 мең китап бирелде.
Барлыгы конкурста җиңү өчен илнең 89 төбәге көрәште. «Иң күп укый торган төбәк» «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумын үткәрү мөмкинлеген алды, дип хәбәр ителә ярышлар сайтында.