Җиңүче-шәһәрләр халык тавыш бирү юлы белән сайланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Татарстан «Мәдәни код» урам сәнгате фестивален үткәрү хокукы өчен тавыш бирү шорт-листына керде. Фестиваль 15-нче апрельдән 30-нчы октябрьгә кадәр планлаштырыла.
Фестиваль кысаларында йортларның фасадларында масштаблы сәнгать эшләре барлыкка киләчәк, шулай ук граффити авторлары белән иҗади очрашулар булачак.
Тавыш бирү шорт-листына шулай ук Удмуртия Республикасы, Ставрополь крае, Ленинград, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре керде.
Фестивальне үзендә кабул итәчәк өч җиңүче-шәһәр халык тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Социаль челтәрләрдәге төркемдә тавыш бирергә мөмкин.