Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2021, 16:00

Татарстан һәм Россия төбәкләре «Туризм. Спорт. Актив ял» дигән күргәзмәдә туристлык потенциалын күрсәтәчәк

Казанда ике көнлек күргәзмә программасында мультимедиа экспозициясе, «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы һәм килүчеләр өчен тәмле уха булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). 9-нчы һәм 10-нчы апрельдә Казанда 25-нче Халыкара махсуслаштырылган «Туризм. Спорт. Актив ял» күргәзмәсе узачак. Бөтен Идел буе туризмы һәм спорт тармагы өчен төп чара индустрия профессионалларын һәм актив ял яратучыларны берләштерәчәк.

Быел чара «Россия буйлап сәяхәт!» девизы астында узачак һәм Татарстанның гына түгел, илнең барлык төбәкләренең дә туристлык потенциалын ачачак. Күргәзмәдә катнашучылар килүчеләргә шифаханәләрдә, профилакторийларда һәм пансионатларда ял итү һәм сәламәтләндерү программаларын, Россия музейлары буенча мәдәни-танып белү турларын, шулай ук экскурсия программаларын һәм актив ял юнәлешләрен тәкъдим итәчәкләр.

Күргәзмә көннәрендә туристик маршрутлар, Казан һәм Россиянең башка шәһәрләре вакыйгалары презентацияләре белән мультимедиа экспозициясе эшләячәк, шулай ук «Казанга рәхим итегез»мультимедиа экспозициясе. Мәдәни программа кысаларында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге һөнәри осталык конкурсы, Болгар музей-тыюлыгыннан мастер-класслар узачак. Күргәзмәнең соңгы эш көнендә килүчеләрне «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы һәм тәмле уха көтә.

Туристлык бизнесы вәкилләре өчен эшлекле программа төбәкара маршрутлар булдыру тәҗрибәсенә, экологик һәм табигый туризмга, электрон визалар җибәрүгә, автотуризмга һәм дини туризмга багышланачак. Түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар эшендә Казан Башкарма комитетының туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова, Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институтының Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү буенча дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина, Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге генераль директоры Дилбәр Садыйкова, шулай ук Россиянең башка регионнары вәкилләре катнашачак.

«Туризм. Спорт. Актив ял» күргәзмәсе «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узачак. Эшлекле һәм мәдәни программаның барлык чараларына керү һәм булу – ирекле. Килүчеләр өчен теркәлү сылтама буенча уздырыла. Күргәзмәне оештыручылар – Казан башкарма комитетының туризмны үстерү комитеты, ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге.

Барлык яңалыклар