Татарстанның һәр районы буенча аерым регламентлар билгеләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь, Алинә Бережная). Татарстан 1-нче июльдә узачак Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирергә әзер. Хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында сайлаучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү беренче урында тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
Татарстанның һәр районы буенча аерым регламентлар билгеләнгән
«Гомумроссия тавыш бирүенә әзерлекне башлаганда, безнең ике документ бар иде - Роспотребнадзор таләпләре һәм тавыш бирү турында указ. Вәзгыять инде хәзер башка - без яңа киңәшләр алдык: Татарстанның һәр районы буенча үз регламентларыбыз булачак», - диде Андрей Кондратьев.
Татарстанда инде 5-нче июньнән «Мобиль сайлаучы» программасы буенча гариза кабул итүче 65 территориаль сайлау комиссиясе эшли - сайлаучы теркәлү урынына карамастан теләгән урынында тавыш бирә алачак. Урынны берничә ысул белән сайларга була: күпфункцияле үзәктә, территориаль сайлау комиссиясендә, РФ дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук 16-нчы июньнән участок сайлау комиссиясендә гариза бирергә мөмкин. Иң мөһиме, тавыш бирү урынын 21-нче июньнең 14.00 сәгатенә кадәр билгеләргә кирәк.
Моннан тыш, сайлаучыларның өйдә тавыш бирү мөмкинлеге булачак. «Һәр участок комиссиясе каршында ике кешедән торган һәм күзәтүчедән торган төркем төзеләчәк. Алар тавыш бирү өчен күчерелмә әрҗә, сейф-пакетлар, шулай ук бюллетень, битлек, перчатка, ручка керә торган дезинфекцияләнгән пакет алачак», - дип сөйләде А.Кондратьев. Бу әйберләр сайлаучыга контактсыз ысул белән тапшырылачак, ә тавыш бирү вакытында төркем фатир ишеге артында көтәчәк.
«Без катлаулы чорда барлык сайлау системасын саклап кала алдык, кыска вакыт эчендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүгә - чын тарихи вакыйгага әзерләндек», - дип билгеләде А.Кондратьев. Республикада 2810 участок сайлау комиссиясе төзелде, сайлау комиссияләренең 21 меңнән артык әгъзасы җәлеп ителәчәк. Шулай ук быел беренче тапкыр ачык һавада тавыш бирү оештырылачак - ишегалларында тавыш бирү өчен кабиналар урнаштырылачак. Урыннар әлегә билгеләнә.
БДИ вакытында мәктәпләрдә участок комиссияләре эшләмәячәк
Тавыш бирү аерым кагыйдәләр буенча узачак. Төп бурыч - сайлаучыларның иминлеген тәэмин итү. Участокларда халык күп җыелмасын өчен тавыш бирү берничә көн дәвам итәчәк - 25-нче июньнән 1-нче июльгә кадәр. Әйтик, А.Кондратьев сүзләренчә, бер участокта сәгатенә 8-дән 12-гә кадәр кеше үтәчәк. Халык күпләп җыелмасын һәм социаль дистанцияне тәэмин итү өчен сайлау участогына баручы һәм аннан чыгучы тавыш бирүчеләр агымы аерылачак. Моннан тыш, тавыш бирү өчен элеккеге кебек сайлау участогы хезмәткәренә үз паспортыңны тапшырырга кирәк булмаячак. Документны ачып күрсәтү дә җитә.
Тавыш бирү беренче тапкыр физик элемтәләрне минимальләштерү белән узачак. Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да индивидуаль саклау чаралары белән тәэмин ителәчәк: татарстанлылар үзләре белән алырга онытсалар, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар һәм ручкалар биреләчәк. Һәр участокта температура контроле, участокларны дезинфекцияләү эшен уздыру планлаштырылган, ә яшерен тавыш бирү өчен кабиналар алгы пәрдәсез булачак. А.Кондратьев республика халкына сайлауларга гаиләләре белән килмәскә киңәш итте. «Татарстанлыларның гаиләләре белән тавыш бирүгә килү традициясе бар. Әмма балалар белән гомумроссия тавыш бирүенә килергә киңәш итмәс идек», - диде А.Кондратьев. Санитар куркынычсызлыкны тәэмин итүдән тыш, тавыш бирү вакытында урыннарда хокук тәртибен саклау буенча чаралар да үткәреләчәк.
Моннан тыш, БДИ вакытында мәктәпләрдә участок комиссияләре эшләмәячәк. «29-30 июньдә укучылар өчен бердәм дәүләт имтиханының сынау төре булачагын аңлыйбыз. Комиссияләрнең мәктәп территорияләрендәге эш графигы үзгәрәчәк - без моны вакыт буенча чикләячәкбез», - дип билгеләде ул.
Татарстанда тавышларны 1-нче июльдән саный башлаячаклар, республикада йомгаклар 3-нче июльдә, Россия буенча 5-нче июльдә ясалачак.