В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Музыкантларның чыгышлары парк сәхнәсендә 18.00 сәгатьтә башлана.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). 5-нче гыйнвар көнне Горки-Әмәт урманында татар яшьләр концерты булачак. Казанлылар татар поп-музыкасының яңа дулкыны вәкилләре һәм Yummy Music лейблы артистларының иҗаты белән якыннанрак таныша алачак.
«Безнең лейбл 2012 елдан бирле заманча татар музыкасын чыгару һәм үстерү белән шөгыльләнә, – дип сөйләде лейбл җитәкчесе Ильяс Гафаров. – Без татар хип-хопы, рок, инди, этно һәм электрон музыка чыгарабыз, клиплар, фильмнар төшерәбез һәм, әлбәттә инде, концертлар оештырабыз. Шулай ук без Татарстан Республикасы Милли китапханәсе резидентлары булып торабыз, анда тавыш яздыру студиясе урнашкан. Без инде Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе белән беренче ел гына хезмәттәшлек итмибез, заманча татар музыкасының иң актуаль җыелмасын тәкъдим итәбез».
Сәхнәдә кунакларны «Оммаж» һәм Noor төркемнәре, шулай ук музыкантлар Илгиз Шәйхразиев, Fauzia һәм Said Olur чыгышлары көтә.
«Яхшы музыка тыңларга, биергә һәм кышкы урман атмосферасы белән хозурланырга килегез», – дип билгеләп үттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Концерт паркның төп сәхнәсендә 18.00 сәгатьтә башлана.