Акция бер үк вакытта Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан районнарында узачак.
Фото: vk.com/tatdiktant
Диктант тексты Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле филологлары тарафыннан әзерләнә. Татарстанда акциядә катнашучылар совет татар язучысы һәм журналисты Ибраһим Гази әсәреннән өзек, Россия төбәкләрендә башка бер күренекле татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашкан Нәби Дәүлинең билгеле әсәреннән өзек, чит илләрдә яшәүчеләр татар язучысы, педагог, публицист һәм мөхәррир Афзал Шамов хикәясеннән өзек язачаклар.
Татарстан халкы өчен диктант текстын уку профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллинга, РФ төбәкләре өчен – «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямовка, чит илләр өчен– Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһировка йөкләнгән.
Татар теле буенча диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Татарстанда турыдан-туры трансляцияне «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында оештырачаклар. Диктант нәтиҗәләрен акциянең рәсми сайтында акция үткәрелгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча бастырып чыгарачаклар. Диктантның башлануы 11.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар. Тулырак мәгълүматны социаль челтәрләрдән белергә мөмкин.