Акциягә мәктәпләр, шәһәр яшьләр берләшмәләре, Мөселманнарның Диния нәзарәте, югары уку йортлары һәм иҗтимагый оешмалар кушылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). «Татарча диктант»ны бүген Казан Башкарма комитетының 100-дән артык хезмәткәре язды. Бөтендөнья акциясе өчен әзерләнгән текст - татар шагыйре һәм журналисты Роберт Миңнуллин әсәреннән өзек - аны җырчы һәм татар эстрадасы җырлары авторы Илназ Сафиуллин укыды.
«Һәр кеше үз туган телендә сөйләшә, укый, яза белергә тиеш, – дип ассызыклады Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров. – Быел акция белән кызыксыну берничә тапкырга артты. «Татарча диктант»ка Россиянең 47 төбәге, шулай ук 20 чит ил кушылды, алар арасында Италия, Венгрия, Кытай, АКШ, Германия һәм башкалар бар. Без Казан буенча 10 меңгә якын катнашучы булыр, дип көтәбез, ә Башкарма комитетта аны бүген 100-дән артык хезмәткәр яза».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, диктантны татар телендә иркен аралашучылар да, башлангыч дәрәҗәдә сөйләшүче кешеләр дә яза. Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләре арасында диктантны бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин, Мэр киңәшчесе Ирек Фәттахов һәм башкалар язды.
Татарстанда бу акциягә мәктәпләр, шәһәр яшьләр берләшмәләре, шулай ук быел диктант үткәрү өчен 4 мәйданчык бүлеп биргән Мөселманнарның Диния нәзарәте кушылды. Шулай ук Казанда диктантны югары уку йортларында һәм иҗтимагый оешмаларда (КДМУ, КДЭУ, КДИК, Халыкара сервис көллияте, КХТИ, «Түбәтәй» рестораны һәм башкалар) язачаклар. Белем бирү акциясенең һәр мәйданчыгында диктант текстын атказанган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре һәм башка танылган кешеләр укый. Аны филология фәннәре докторлары һәм профессорлар тикшерәчәк.
«Татарча диктант» акциясе 2016 елдан бирле үткәрелә. Ел саен «Татарча диктант» акциясендә Россиянең башка төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә яшәүчеләр актив катнаша. Быел беренче тапкыр акциядә Кытай, Швеция, Венгрия, Яңа Зеландия, Италия халкы катнаша, ә Төркия мәйданчыкларның санын бишкә кадәр арттырды.
Диктант нәтиҗәләрен акциянең рәсми сайтында үткәргәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча урнаштырачаклар.