В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурс 2 нче октябрьдән 27 нче ноябрьгә кадәр узды
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете» конкурсларына йомгак ясадылар. 2 нче һәм 155 нче гимназия укучылары Амелия Нигъмәтуллина һәм Кәрим Сафин җиңүчеләр булдылар. Ярышлар 2 нче октябрьдән 27 нче ноябрьгә кадәр узды.
Финалда конкурсантларга визит карточкаларын тәкъдим итәргә һәм яраткан татар традицияләре турында сөйләргә туры килде. Катнашучылар вакытлыча блогер булдылар һәм ТР башкаласының төрле урыннары турында видео төшерделәр, яшьләр өчен заманча милли костюм эскизын ясадылар.
Финалистлар шулай ук конкурс призерлары булдылар. Беренче урынны 16 нчы гимназия һәм 69 нчы мәктәп укучылары Сәмирә Минһаҗева һәм Иван Пугачев алды.
Бронза ияләре 15 нче һәм 96 нчы гимназия укучылары Таңсу Касыймова һәм Сәмирә Заһидуллина, 121 нче лицей укучылары Әлфия Таһирова булды. Егетләр арасында җиңүне 90 нчы һәм 15 нче гимназия укучылары Әмир Әдһәмов һәм Илнур Нәҗипов һәм 149 нчы лицейдан Солтан Вафин яулады.
Конкурс Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына һәм Педагог һәм остаз елына багышланган иде, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.