Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2021, 17:20

Казанда Tat Cult Fest: «Аигел» дуэты башкаручысы белән треклар яздыру һәм Альфрид Бустановтан татар философиясе турында лекция

Яңа татар мәдәнияте фестивале Казан Кремле территориясендә 30-нчы августта узачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). 30-нчы августта «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә, Кол Шәриф мәчете янында, яңа татар мәдәнияте фестивале Tat Cult Fest узачак. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында фестивальның темасы тел булачак. Бәйрәм программасында аудиовизуаль перформанслар,треклар яздыру, лекцияләр һәм музыкаль джем булачак.

Фестивальдә Россиянең һәм дөньяның 11 шәһәреннән музыкантлар, медиарәссамнар, график дизайнерлар, хореографлар һәм галимнәр катнашачак. Гадәттәгечә сәнгатьнең берничә юнәлеше күрсәтеләчәк: музыка, перформанс, медиаарт һәм әдәбият.

Фестивальнең зур сәхнәсендә татар инди-сәхнәсенең һәм альтернатив музыканың иң яхшы вәкилләре чыгыш ясаячак, аларга махсус кунаклар – Зөлфия Камалова, Инна Желанная, Tesla Boy, Сергей Курехин һәм «Аквариум» белән эшләүче музыкантлар ярдәм итәчәк.

Быел беренче тапкыр фестивальдә музыкантлар һәм медиарәссамнар үзара хезмәттәшлек итәчәк эксперименталь мультимедиа сәхнә барлыкка киләчәк – алар фолк, эксперименталь электрон музыка һәм аудиовизуаль перформанслар тәкъдим итәчәк. Фестивальнең белем бирү өлеше дә киңәя, дип хәбәр итә оештыручылар.

Мәсәлән, 14:00 сәгатьтә «Машина слов и воображаемый татарский» дигән лекция узачак, аны рәссам, технологик сәнгатьне тикшерүче, филология фәннәре кандидаты, ИТМО университетының Art&science программасы укытучысы Наталья Федорова үткәрәчәк. Ул машиналар тарафыннан булдырылган текстлар тарихын сөйләячәк. Керү ирекле, теркәлү буенча.

15:00 сәгатьтә барлык теләүчеләр Илья Барами – Петербург музыканты, тавыш режиссеры һәм музыка продюсеры, «Аигел» дуэтында башкаручы белән трек булдыруда катнаша алачак.

16:00 сәгатьтә «Татар фәлсәфәсе: акыл, җан һәм тән теле» экспресс-лекциясе узачак, аны фәлсәфә докторы, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Альфрид Бустанов укыячак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

17:00 сәгатьтә композитор, саунд-продюсер, электрон музыкант, Россия кинематографистлар берлеге әгъзасы Марат Татурас белән музыкаль джем планлаштырылган. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

18:00 сәгатьтә педагог, тәрҗемәче, автор һәм радиода алып баручы Эльза Нәбиуллина “Абау яки татар теле маҗаралары” экспресс-лекциясе үткәрә. Чарага килергә теләүчеләр сылтама буенча теркәлергә тиеш.

Программа 19:00 сәгатьтә җырчы, композитор, домре һәм музыкаль үсеш буенча педагог Регина Рокитянская импровизациясе белән тәмамланачак. Керү ирекле, теркәлү буенча.

Барлык яңалыклар