Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.03.2026, 10:34

«Тарих эзләреннән» – «По следам истории»: казанлыларны Бөтенроссия рәсем конкурсында катнашырга чакыралар

Гариза бирү кампаниясе 31 мартка кадәр дәвам итәчәк

Фото: Марат Мөгыйнов

Татарстан Республикасы башкаласында «Тарих эзләреннән» – «По следам истории» Бөтенроссия рәсем конкурсы башлана. Анда Россия төбәкләрендә яшәүче 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала.

Конкурс өч номинация буенча үткәрелә: «Рәсем сәнгате», «Графика» һәм «Дизайн». Шулай ук «Идел» махсус номинациясендә җиңүчене билгеләячәкләр. Бәйгечеләр чикләнмәгән күләмдә эшләр бирә ала, әмма бер нәфис композициянең берьюлы берничә номинациядә катнашуы рөхсәт ителми. Үткәрү шартлары һәм тәртибе турында тулырак мәгълүмат – Нигезләмәдә.

Конкурста катнашучыларга теркәлү узарга кирәк. Эшләрне mc-idel@yandex.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк, аны шулай ук Габдулла Тукай урамындагы 58 йорт (307 нче офис) адресы буенча алып килергә мөмкин. Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.

Җиңүчеләрне 30 апрельдән дә соңга калмыйча игълан итәчәкләр. Конкурста катнашучылар сертификатлар алачак, ә лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Конкурсны оештыручылар – ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР татарларының федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге.

Быел проект Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган.

Чара үсеп килүче буында милли аң тәрбияләүгә, балалар һәм яшүсмерләрнең игътибарын татар тарихына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Ул шулай ук сәләтле балаларны ачыкларга һәм аларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
Барлык яңалыклар