В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мәдәни чәршәмбе» проекты дәресләренә теләгән һәркем килә ала
Фото: Мәдәният идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). Иртәгә Горький паркында бушлай бию мастер-класслары сериясе узачак. Дәресләр «Мәдәни чәршәмбе» проекты кысаларында оештырыла.
Кунаклар татар һәм кавказ биюләренең хәрәкәтләрен, шул исәптән лезгинканы өйрәнәчәкләр, шулай ук vogue стилендәге хореография белән танышачаклар. Программа дөрес техниканы һәм бию юнәлешләренең база хәрәкәтләрен өйрәтү, поза кую һәм актерлык осталыгын үз эченә ала.
Мастер-классларны Kavkaz Style халык биюләре ансамбле артистлары һәм аның җитәкчесе Сираж Джавазбеков үткәрәчәк. Чара 18:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.