Очрашулар Казан җәмәгать киңлекләрендә 12 нче, 19 нчы һәм 26 нчы июльдә узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). Казанлылар «Бию мәйданчыгы» проектының мастер-классларында катнаша ала. Алар июльдә Татарстан башкаласының җәмәгать киңлекләрендә узачак.
Шәһәр халкы ретро-биюләр биергә, ничек дөрес хәрәкәт итәргә, музыка ритмына көйләнергә өйрәнә һәм хис-кичерешләрне тән хәрәкәте аша тапшыра алачак. Дәресләр теләсә нинди әзерлек дәрәҗәсе һәм яшь өчен туры киләчәк, ә аларны «Мәскәү» мәдәни үзәгенең «Позитив» проекты укытучылары үткәрәчәк.
Урицкий исемендәге паркта мастер-класслар – 12 нче һәм 26 нчы июльдә 18:00 сәгатьтә, Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы парк мәйданында чара 19 нчы июльдә 18:30 сәгатьтә узачак. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәтендә.