В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада казанлылар лезгинка, халык һәм эстрада хореографиясенең база хәрәкәтләрен үзләштерәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). 13 нче июльдә Казанның «Черек күл» паркында бию мастер-класслары кичәсе узачак. Чара «Мәдәни чәршәмбе» проекты кысаларында оештырыла.
Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башлана. Казанлылар лезгинкаларның, халык һәм эстрада биюләренең база хәрәкәтләрен өйрәнәчәк. Кичә ахырында катнашучылар KavkazStyle ансамбле җитәкчесе Сираж Джавадбеков алып барачак бию флешмобына берләшәчәк.
Чарага керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.