В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 8-нче майда «Ветеран йорты янындагы парад» акциясе узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май). Казанда 8-нче майда «Ветеран йорты янындагы парад» акциясе узачак. Тарихи һәм заманча хәрби техника йөреше ветераннарны котлау белән шәһәр урамнары буйлап узачак, дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
«Бу бик матур, җылы чара. Ул узган елдан бирле үткәрелә, казанлылар яратып өлгергән һәм истәлекле чара, – дип сөйләде ул. - Иртәгә «Җиңү волонтерлары» ветераннарны яшәү урыны буенча котлый башлаячак, ә 8-нче майда хәрби техника йөреше булачак».
Колоннага ЗИС-5 автомобиле, БА-20 бронеавтомобиле, ГАЗ-67 автомобиле, трейлердагы Т-34 танкы, трейлердагы ИС-3 танкы, «Катюша», пушка макеты белән ЗИС автомобиле һәм заманча үрнәкләр керәчәк.
Йөреш Оренбург трактында старт ала һәм Казан районнары территориясе буйлап ветераннарны котлау тукталышлары белән – Сахаров, Коләхмәтов, Коротченко урамнарында, Ямашев проспектында һәм башкаларда узачак. Ахырдан зур булмаган концерт була. Акция үткәрү белән бәйле рәвештә кайбер урамнар буйлап хәрәкәт чикләнәчәк.
Татарстан башкаласында Җиңү көненә 100-дән артык чара багышланган. Тулырак программа, транспорт хәрәкәтен чикләү графигы, җәмәгать транспорты расписаниесендә үзгәрешләр KZN.RU порталында «Казан Җиңү бәйрәм итә» бүлегендә бастырылган.