Шәһәр паркларында яңа җәйге программа 4-нче майда старт алачак һәм 15-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель, Ксения Швецова). Яңа җәйге сезонда казанлылар шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә - паркларда, скверларда һәм төзекләндерелгән яр буйларында чыгыш ясый алачак. Чыгышларга гаризалар барлык теләүчеләрдән кабул ителә, дип сөйләде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында «Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе Марат Закиров.
Узган ел өстәмә мобиль ут, сәхнә җиһазлары һәм чатыр комплекслары сатып алынды, шуның нәтиҗәсендә паркка иҗат коллективларын да күбрәк җәлеп итү мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзерге вакытта тавыш җайланмалары буенча сатып алу процедурасы алып барыла, дип хәбәр итте М.Закиров.
«Без хезмәттәшлеккә ачык һәм паркларга иҗат көчләрен, шәһәр халкы арасында талантлы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен җәлеп итәргә әзербез. Шуңа күрә паркларда чыгыш ясарга теләүчеләрдән гаризалар кабул итәбез», - диде Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе һәм гаризаларны park@kzn.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр паркларында яңа җәйге программа 4-нче майда старт алачак һәм 15-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.