В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
18 нче майда музей-тыюлык бөтенроссия акциясенә кушыла
Фото: Денис Гордийко
«Эрмитаж-Казан» үзәгендәге чаралар иллюзиягә багышланачак. Кунакларга сәнгатьнең гадәти булмаган төренә – алдауларга багышланган сирәк һәм уникаль китаплар күрсәтеләчәк. Алар «Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзия» күргәзмәсендә тәкъдим ителә. Иллюзионист Дамир Абдрәшитовның махсус программасы кунакларны тылсым дөньясына алып керәчәк. Ул сәнгатьтәге иллюзияләрнең серләрен ачачак һәм элеккеге осталар файдаланган техника турында сөйләячәк. Теләүчеләрне оптика законнарын һәм иллюзияле сурәтләр булдыру өчен перспективаларны кулланырга өйрәтәчәкләр.
Татарстанның табигый тарих музеенда акциядә катнашучылар өчен «Мозазавр тешләре» дигән яңа экспонат, динозавр ясау буенча мастер-класс һәм гаилә өчен фәнни спектакль әзерләнгән. Соңгысында казанлылар һәм туристлар предметларны уй көче ярдәмендә күчерә алачак. Шулай ук музей кунакларын «Казан аждаһалары: сәнгати-тарихи тикшеренү» лекциясе һәм икенче кат буенча төнге экскурсия көтә.
Ике чара Спас манарасы музеенда узачак: чиркәүдә чаң кагучы Дмитрий Панькинның «Исторические колокола Казанского Кремля» китабын тәкъдир итү, өлкәннәр һәм балалар өчен «Зәркән эше» мастер-классы.
«Манеж» күргәзмә залына килүчеләр «Архемафия» уйный һәм «Коммуналка»да була алачак. Шул ук киңлектә тиредән археология эшләнмәләрен реставрацияләү буенча мастер-класс һәм квест планлаштырылган.
Параллель рәвештә чаралар Ислам мәдәнияте музеенда, Туп сарае музеенда, Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда, Благовещенск соборы тарихы музеенда узачак. Шәһәр халкын 18:30 дан 23:00 гә кадәр көтәчәкләр. Тулы программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлык матбугат хезмәтендә.