Бу Россия буенча уртача күрсәткечтән 19,6% ка, Идел буе федераль округына караганда 18,3% ка кимрәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче март). 2022 елда Татарстанда туберкулез белән авыруның 971 очрагы теркәлгән. Бу Россия буенча уртача күрсәткечтән 19,6% ка, Идел буе федераль округы күрсәткечләреннән 18,3% ка кимрәк. Республикада 100 мең кешегә туберкулез белән авыручы 25 кеше туры килә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада бу авырудан үлүчеләр саны 2021 ел белән чагыштырганда 11,8% ка кимегән – узган ел бу күрсәткеч 100 мең кешегә 1,5 тәшкил иткән. Тулаем алганда, республикада туберкулездан үлүчеләр саны ил буенча уртача күрсәткечтән 2,9 тапкыр кимрәк һәм Идел буе федераль округына караганда 2,2 тапкыр түбәнрәк.
2022 елда туберкулезны профилактикалау эше дәвам итте. Флюорографияне республика халкының планлаштырылган санының 99,4% ы ясаткан. Исегезгә төшерәбез, рентген тикшерүе – туберкулезны һәм башка сулыш авыруларын иртә ачыклау өчен иң гади, иң уңайлы һәм эффектив ысул. 2 елга ким дигәндә бер тапкыр тикшерү узарга кирәк.
Узган елның төп вакыйгасы Республика туберкулезга каршы клиник диспансерның диспансер бүлеге корпусын ачу булды. Монда компьютер томографлары, цифрлы рентгеннар һәм флюорографлар белән нурланыш тикшерү техникасы бүлеге эшли. Яңа бинада белгечләрнең кабул итү кабинетлары, эндоскопия, УЗИ, функциональ диагностика, өлкәннәр өчен консультатив-диагностика бүлеге, 30 койкалы көндезге стационар, ПЦР, бактериология һәм клиник-диагностика лабораторияләре урнашкан. Аерым корпуста балалар бүлеге каралган. Ресурсларның концентрациясе бер урында өлкәннәрне һәм балаларны диспансер күзәтүне, шулай ук республика районнары белән консультатив-диагностик эшне тупларга мөмкинлек бирде.