Россия Кызыл Хачы иганә кабул итүне тәмамлый.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Россия Кызыл Хачы Татарстан Хөкүмәте белән берлектә оештырылган 175-нче номерлы гимназиядә атыш вакытында зыян күрүчеләр өчен иганәләр җыюны тәмамлый. 11-нче майдан 17-нче майга кадәр битараф булмаган гражданнар 73 млн 165 мең 384 сум күчергән. Хәзер зыян күрүчеләрнең һәм аларның гаиләләренең ихтыяҗлары исемлеге төзелә.
Россия Кызыл Хачы рәисе Павел Савчук аңлатканча, барлык чаралар гаиләләргә аларның шәхси ихтыяҗлары буенча адреслы ярдәмгә, ял оештыруга һәм шифаханә-курорт дәвалануына, зыян күрүчеләрне реабилитацияләүгә юнәлдереләчәк. «Кирәк булганда бу фаҗигадә һәлак булучыларга һәйкәлләр урнаштырылачак. Озак сроклы чорда мәктәп укучыларына һәм педагогларга психосоциаль ярдәм күрсәтеләчәк, ә 175-нче номерлы гимназиядә рекреацион зоналар һәм психологик бушану бүлмәләре булдырырга планлаштырабыз. Шулай ук Татарстан Хөкүмәте һәм тиешле банклар белән булган кредитларны түләүдә ярдәм итү турында да фикер алышалар», – диде ул.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы һәм Россия Кызыл Хачы төркеменә инициативалары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, хөкүмәт белән бергә эшләгәндә, мохтаҗларга оператив ярдәм күрсәтә алачаклар. «Бу катлаулы вакытта без гомуми ярдәмне тоябыз – безнең партнерлардан, хезмәттәшләребездән, илебезнең барлык халкыннан. Безнең бәлагә битараф калмаган һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Акча тоту турында хисап ай саен Россия Кызыл Хачы сайтында бастырылачак.
Искәртеп узабыз, 175-нче гимназиядә фаҗига 11-нче майда булды. Атыш нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды – 7 бала һәм ике өлкән кеше, 23 кеше хастаханәгә озатылды.
Фондка иганәләр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, фонд попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы буенча ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды, шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин күчерде.