Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.04.2023, 12:50

Рамазан аенда Татарстанда яшәүче 7 меңнән артык кеше ярдәм алды

23 авыру бала реабилитация һәм дәвалау курсларын үтә алачак.

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы апрель). Татарстанда «Рамазан – игелекле эшләр ае» хәйрия марафоны тәмамланды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондыннан республиканың 7098 кешесе ярдәм алган.

Катлаулы чирләре булган балаларны дәвалау өчен җыелган акчалар марафонның төп нәтиҗәләренең берсе булды: 2 яшьтән 18 яшькә кадәрге 23 бала реабилитация һәм дәвалау курсларын узу мөмкинлеге алды.

«Зәкят» хәйрия фонды шулай ук үзәкләштерелгән рәвештә фитр һәм фидия (сәдака төрләре) җыйды – алар 1,9 млн сум тирәсе тәшкил итте. Акчаларны 23 аз керемле гаиләгә бүлделәр һәм фондның социаль проектларына юнәлттеләр.

Азык-төлек ярдәме аз керемле гаиләләргә, фонд карамагындагыларга, шәкертләргә һәм мәдрәсә укытучыларына, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә күрсәтелгән – барлыгы 4,5 тонна азык-төлек тапшырылган.

Моннан тыш, фонд 45 хәйрия ифтары үткәрде, аларда Казанның һәм республика районнарының 5040 кешесе авыз ачкан.

Казанга Луганск һәм Донецкидан килгән кешеләргә дә хәйрия ярдәме күрсәтелде. 2023 елның мартында 581 кеше шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе әйберләре белән 300 кг авырлыктагы җыелмалар алды. Җыелмаларның гомуми бәясе 481 мең 927 сум тәшкил итте.

Исегезгә төшерәбез, Ураза бәйрәме көнендә 30 нчы маршрут автобусында йөрү Казан халкы өчен бушлай булды – чыгымнарны «Зәкят» фонды да үз өстенә алды. Мондый мөмкинлектән 800 дән артык пассажир файдаланган.

Искәртеп узабыз, «Зәкят» фонды исеменнән Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм «Гаилә» мәчете янында җимеш бирә торган агачлар аллеясы утыртылган.

Барлык яңалыклар