Бәхетсезлек очракларына табибларны 832 тапкыр чакыртканнар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Үткән атнада, 8-нче марттан 14-нче мартка кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7627 чакыру үтәгән, шул исәптән 1 меңе җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 6729, төрле авырулар буенча башкарылган. Аларның 164-е – баш миенең кан әйләнеше бозылуы, 57-се миокард инфаркты сәбәпле. Бала табу очракларына табиблар 66 тапкыр чыккан.
Бәхетсез очракларына медицина хезмәткәрләре 832 тапкыр чыккан, шул исәптән юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 39 шалтырату килгән. Һәлакәтләрдә 32 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 21 зыян күрүче озатылган. Моннан тыш, янгын урыннарына ашыгыч ярдәм 20 чакыру үтәгән, аларда 18 кеше зыян күргән, бер кеше һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.