В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр чимал һәм азык-төлеккә 232 меңнән артык анализ ясаган
Фото: Марат Мөгыйнов
Департаментның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аккредитацияләнгән лаборатория ай саен 20 меңнән артык чимал һәм азык-төлек анализы башкара.
Моннан тыш, департамент хезмәткәрләре ТР башкаласының балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә тикшерү өчен 971 тапкыр барган. Бу уку елында оешма 170 мең укучыны ризык белән тәэмин итә – мәктәп рестораннары форматында 169 ашханә яки аларның гомуми санының 90% ы эшли.
Көн саен департамент 306 меңгә якын кешене ашата – мәктәпләргә генә түгел, ә башка социаль учреждениеләргә дә азык-төлек җибәрә. Хәзер комбинат кайнар цех мәйданын 1,5 тапкыр арттыру өстендә эшли.