Пластик, пыяла һәм металл эшкәртүгә җибәреләчәк.
Фото: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче май). Узган ял көннәрендә Рус-Алман Швейцариясендә 5,3 тоннадан артык чүп-чар җыелган. «Чиста уеннар» форматында узган акциягә 700 дән артык татарстанлы кушылды.
Республика ведомстволары хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, студентлар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләреннән торган 154 команда төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә чисталык урнаштырды.
«Чиста уеннар» белән параллель рәвештә Рус география җәмгыяте дайверлары су астында өмә оештырдылар һәм Казансу елгасының су асты өлешен чистарттылар, ә Россия балыкчылык хезмәткәрләре акваторияне чистартуга кушылдылар һәм су төбеннән 27 балык тоту ятмәсен алдылар.
Активистлар 733 капчык чүп-чар җыйган: 240 се – пластик белән, 188 е – пыяла белән, 82 се – металл белән. Болар барысы да эшкәртүгә җибәреләчәк.
Шулай ук экологик бәйрәмдә катнашучылар ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 30 еллыгы уңаеннан 30 агач утырттылар: корычагач, тирәк һәм миләш, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.